- якты
- и. 1. Нин. б. утлы, кызган җисемнән нурланып тарала, күзгә күренә һәм тирә-якны яктыртып күрсәтә торган энергия. Тәүлекнең билгеле бер вакытына хас, кояш нурларыннан туган яктылык 2. Яктылык килә, төшә торган урын; яктыртылган урын. Нин. б. яктылык, якты нур 3. с. Көчле яктырта торган якты лампа 4. с. Яхшы яктыртылган; яктылык күп төшә торган 5. с. Караңгы яки куе булмаган, ачык яки сыек (төс тур.) 6. с. Кояшлы, аяз 7. с. Чиста; үтә күренмәле (сыеклык тур.) 8. с. Ачык, көләч 9. с. Бәхетле, ямьле, шатлыклы. и. күч. Шатлыклы хисләрнең күзләрдә, йөздә чагылышы тур. 10. с. Бернинди күңелсезлек белән дә бозылмаган, алга илтә торган, матур, күңелле якты өмет. күч. Ачык, аңлаешлы, анык (уй, фикер тур.) 11. күч. Хакыйкать, акыл, аң, бәхет һәм шатлыклы тормыш символы буларак кулланыла. ЯКТЫ ДӨНЬЯ – 1) Реаль чынбарлык (дин өйрәтүендәге ахирәткә яки караңгы гүргә каршы куела) 2) Бәхетле тормыш сез якты дөньяны күрерсез
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.